“Ветеран укытучылар музейда"
Өлкәннәр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музеенда экскурсия үткәрде.Китапханә мөдире Г.Габитова ветеран укытучыларны музейда булган экспонатлар,документлар белән таныштырды.Соңыннан Г.Сафиуллин турында фильм карадык.Ветераннар бик канәгать калдылар,күп мәгълүмат алдылар.