Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Үстерәсең ничә буын балаларны!”

   Тәрбиячеләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә Специалист көне үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова балаларны тәрбияче профессиясенә кагылышлы мәгълүматлар белән таныштырды.Тәрбиячеләргә бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерде.Тәрбияче апалары Зөлфия Садыкова,мөдир Энҗе Шәйхетдинова кыскача үзләренең хезмәт юллары белән таныштырып үттеләр. Г. Габитова балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды.Кызыклы әкиятләр,матур шигырьләр укыды.Бергәләшеп балалар белән уеннар уйнадык.Кичәбез күңелле һәм файдалы үтте.Китапханәгә яңа 4 мәктәпкәчә яшьтәге баланы җәлеп иттек.