Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Моны онытырга ярамый...”

   Беслан вакыйгасына 15 ел тулу уңаеннан Иске Кишет китапханәсендә кичә үтте.1 сентябрь - Белем көнендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуы белән бәйле вакыйганы, унбиш ел вакыт узуга карамастан, күпләр хәтерлидер әле. Әлеге җанөшеткеч фаҗигадә 300дән артык кешенең гомере өзелде, шуларның 186сы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге бер гөнаһсыз сабый балалар иде. Экстремистлар һәм террорчылар беркемне дә – өлкәннәрне дә, сабыйларны да аямый, шуңа бу рәхимсез җинаятьләргә без битараф калырга тиеш түгел. Кичәгә җыелган укучылар китапханә мөдире Гөлфия апаларының Беслан фаҗигасе турында сөйләгәнен тыңлаганнан соң,компьютердан бу коточкыч фаҗиганең фотоларын да карап киттеләр.Без Тукай оныклары,Алмаш,Иң матур сүз һәм башка китаплардан тынычлык,дуслык турындагы шигырьләрне укыдылар.Үзләренең хис.кичерешләре белән уртаклаштылар.