Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Көмеш кыңгыраулы Сентябрь”

    Белем көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова Яңа Кишет мәктәбендә белем бәйрәмендә катнашты.Белем бәйрәмен Кышкар авылының имамы Радик Хәзрәт үзенең һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек тәрбияви вәгазе белән ачып җибәрде,изге теләкләрен теләде.Кичәне укучылар бик матур итеп шигырьләрне,җыр-биюне аралаштырып алып бардылар.Кичәдә авыл җирлеге башлыгы Арсланов Т.,ветеран укытучылар,китапханә,клуб мөдирләре катнашты.Һәркайсы үзенең теләкләрен җиткерде.Үз чиратымда мин дә укучыларга матур теләкләремне әйттем.Без һәрвакыт кичәләрне укучылар һәм укытучылар белән бергәләшеп үткәрәбез,киләчәктә дә шулай булыр дип ышанып калабыз.