Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сагынган минутларда”

   Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең һәм 11 каһарманыбызның Плетцензее төрмәсендә җәзаланып үтерелүенә быел 75 ел тулды.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсендә поэзия сәгате үтте.Җәлилчеләр үз гомерләрендә бөек адым ясады,без-яңа буын аларның каһарманлыгын беркайчан да онытырга тиеш түгел.Тоткыннарны,гадәттә,көннең беренче яртысында җәзалап үтергәннәр. Җәлилчеләрне 1944 нче елның 25 нче августында 12 сәгать 06 минуттан 12 сәгать 36 минутка кадәр вакыт эчендә юк иткәннәр.Кичәдә катнашучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар,газета-журналлардагы һәм аерым папкадагы мәгълүматлар белән таныштылар.