Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Без салган йортлар» 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы

   2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы буларак билгеләп үтелә.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе Төзүчеләр көнен билгеләп үтү һәм китап укучыларны үзебезнең авылыбыздагы элеккеге балта осталары һәм ташчылар салган йортлар белән таныштыру максатыннан фотоконкурс үткәрде.Авылыбызда милли орнаментлар кулланып салынган агач  һәм таш йортлар бүгенге көндә дә бар һәм алар авылыбызның чын йөзен күрсәтеп торалар.Узган гасырның 60-70 нче елларында авылның атаклы балта осталары салган йортларда бүгенге көндә дә авылдашларыбыз гөрләтеп яшәп яталар. Замана шаукымына ияреп йорт хуҗалары йортларын калай белән тышламаганнар,ә бәлки матурлап буяп куйганнар. Атаклы элеккеге балта осталары һәм ташчыларның кайберләрен санап китәсем килә:Фазылҗанов Хәлим,Гобәйдуллин Индус,Габитов Хәбибрахман,Гыйниятуллин Фаяз,Хәлимов Гәбделхәй абыйлар.Алар бүгенге көндә инде мәрхүмнәр,урыннары җәннәттә булсын.Авылыбызда бүгенге көндә дә оста куллы кешеләребез байтак.Безнең китапханәбездә Тартарика Этнография китабы бар һәм шул китапка безнең авылдан Арсланов Җәмил абыйларның йорты да кергән.