Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бөрбаш республика мөселман балалар Сабантуенда”

   Июль аеның икенче якшәмбесендә Балтач районы,республиканың баш казые Җәлил хәзрәтнең туган авылы Бөрбашта Арча районыннан бер төркем балалар һәм мөгаллимәләр белән мөселман балалар Сабантуенда булдык.Бу сәяхәтне оештыручыларга балалар һәм дә өлкәннәр бик рәхмәтле.Бу Сабантуйның нинди икәнен белү өчен үзең барып күрергә һәм уеннарында үзең катнашырга кирәк. Чөнки аны сөйләп кенә,аннан алган тәэсирләрне барыбер аңлатып бетереп булмаячак.Ул шул хәтле җиренә җиткереп,бөтен ваклыкларын уйлап бетереп оештырылган бәйрәм,аннан һич тә туеп та,кайтып китәсе дә килми.Ул бүләкләр... искиткеч күп.Һәм анда шундый уңай мөхит.Искиткеч күп төрле уеннар,ашау-эчү әйберләре...Ничекләр оештырып бетергәннәр моны.Шундый бер кызыклы гына,шул ук вакытта гаҗәеп тә бер нәрсә дә булды.Бәйрәмдә республикабызның күп сандагы югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре,шул исәптән авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та катнашты.Бәйрәмнең ачылу өлешендә катнашучы җитәкчеләрнең иңнәренә кулдан чигелгән бик матур сөлгеләр салдылар.Һәм мәйданнан чыгып баручы министр М.Әхмәтов үзенең сөлгесен Иске Кишет авылыннан бәйрәмгә килгән Әхмәт Мәҗитовның иңенә салып чыгып китте.Меңләгән бала арасыннан шул бүләк сөлге безнең укучыбызга насыйп булды.Моны могҗиза дими ни дисең.Исемнәренә хәтле туры килеп тора бит әле.Бәйрәмдә катнашучы һәр кеше рәхәтләнеп ял итте,уеннарда катнашты.Бәйрәм бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде.