Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Авыл бәйрәме"

   Иске Кишет авыл китапханәсе һәм клубы авыл бәйрәме оештырды.Көн болытлы булуга да карамастан бәйрәмгә халык агылып килде. Күрше-тирә авылллардан да халык күп килгән иде.Бәйрәмдә ир-атлар өчен бигрәк тә кызыклы тамаша-мотоблоклар узышы булды.Беренче булып Ранил Садыйков килде.Конкурста катнашучы ирләргә медальләр,диплом,бүләкләр тапшырылды.Бәйрәм кызыклы уеннарга,бүләкләүләргә,нәфис сүз,җыр-биюгә бай булды.Халык рәхәтләнеп ял итте,күңел ачты,бер-берсе белән аралашты.Соңыннан бәйрәм салюты булды.Яңгыр да сабыр итте...