Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

,,Шигырьле алан”

   Җәйнең челләсендә җир җиләкләре пешкән вакытта,Иске Кишетнең уңган киленнәре-кызлары,әбиләре-апалары берсен-берсе уздырып җиләк җыйган көннәрдә авыл китапханәсе мөдире укучыларын яңа китаплар белән таныштыру,авыл халкын җәй көнендә дә китап укырга тарту максатыннан, “Ак калфак” клубына йөрүче ханымнар белән шигырьле алан оештырды һәм ГТРК каналын да кунакка дәште.Җиләк җыючылар кызу кояш астында җиләк җыеп аргач тәмле мәтрүшкәле,җиләкле,самаварда кайнаган чәй белән сыйланып,шигырьләр укып,уеннар уйнап ял да итеп алдылар.Телевидениедән тапшыруны 10 июль көнне “Хәерле көн,Татарстан!”нан күрсәттеләр.