Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Безнең халык китаби халык”

3-5 август көннәрендә Арча районы Иске Кишет авылында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Айрат Заһидуллин һәм Ирек Заһидуллин археографик сәфәрдә булдылар. Аларның максаты авыл халкында сакланып калган борынгы кулъязма китапларны барлау һәм өйрәнү. Бүгенге көндә дә безнең авылдашларыбызда борынгы язма китаби ядкярләр саклана. Алар арасында төрле шигъри һәм чәчмә әсәрләр, дини хезмәтләр, көндәлекләр бар. Безнең халык китаби халык.Алар авыл китапханәсе эше,авыл тарихы белән дә таныштылар.