Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Күпме ирләр кайтмый калдылар”

   Иске Кишет авыл китапханәсе Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан,каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музеенда Хәтер көне үткәрде.Иске Кишет авылыннан 116 кеше сугыш кырларында ятып кала яки хәбәрсез югала. Совет сугышчыларына тыл хезмәтчәннәре ярдәм иткән, алар арасында сугышка киткән ирләрне-угылларны алыштырган картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр булган. Татарстан халкы уртак җиңүгә зур өлеш керткән.Ачлы-туклы килеш алар көнне-төнгә ялгап Җиңү көнен якынайталар.Безнең авылдашларыбыз да Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткәннәр.Шуңа күрә дә авылдашларыбыз,бигрәк тә сугыш ачысын татыган өлкән буын вәкилләре һәм шулай ук яшьләребез дә  авылда Герой туган нигездә музей ачылуга бик шатланалар.Читтә яшәүче авылдашларыбыз да мөмкинлек булуга музей белән танышырга,каһарманнарыбызның батырлыкларын онытмыйча, үсеп килүче буынга да җиткерергә тырышалар.Музеебыз яңа экспонатлар белән даими баетылып барыла,яңа стендлар эшләнә.Музейга килүчеләр аны бик ошатып китәләр.