Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Авылларда сабантуйлар гөрли

   Авылларда сабантуйлар гөрли.Шул исәптән безнең Яңа Кишет авыл җирлегенә кергән авылларда да.Бездә Сабантуй җирлеккә кергән дүрт авылныкы:Иске Кишет,Яңа Кишет,Кышкар,Симетбашныкы бергә-ике Кишет арасындагы болынлыкта,Кучы елгасы буенда,бик матур урында үткәрелә.Сабантуй башланып киткәндә бездә бер матур гадәт яшәп килә. Гадәттә Сабантуйны үзенең изге теләкләре,Коръән сүрәләре белән Кышкар мәчетенең имамы Радик хәзрәт башлап җибәрә.Ул быел Сабантуйны шушы урында үткәрә башлавыбызга 30 ел дип әйтеп китте.Шул елны туган сабыйга быел 30 яшь тула дип тә өстәде хәзрәт.Бәйрәмне үткәрүдә җирлектәге китапханәләр дә актив катнаша.Бәйрәмебез бик күңелле үтте.Табигать тә бу көнне үзенең рәхим-шәфкатен күрсәтеп,көн бик матур,кояшлы һәм җылы булды. Гасырдан-гасырга күчеп килгән Сабантуйның төп нигезе барыбер саклана, буынннан-буынга тапшырылып килә. Сабантуйның бер үзенчәлеге дә бар – ярышта катнашырга теләгән һәр кеше үзенең көчен сыный ала. Чыгыш ясаучыларның һәм тамашачыларның бердәмлеге Сабантуйны чын бәйрәмгә әверелдерә.Авыл халкының олысы-кечесе,кайткан кунаклар рәхәтләнеп ял итте,төрле уеннарда катнашты.Җыр-бию,нәфис сүз бер дә тынып тормады. Уен төрләре күп, бәйрәм программасы зур булды.Аны монда санап китү бик күп вакытны алыр иде.Сабантуйның иң киң таралган, яраткан ярыш төре булып, бүген дә милли көрәш кала. Сабантуй батыры бәйрәмнең иң зур бүләгенә лаек була.