Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Тормышыбыз нигезе - Гаилә"

Күкчә – Бирәзә китапханәсендә  “Тормышыбыз нигезе - Гаилә”  дип исемләнгән үрнәк, дус гаиләләр тормышын чагылдырган күргәзмә эшләп куелды. Нык тату гаилә нинди була? Хисләреңне исраф итмичә, озак еллар буена бер – береңә ягымлы мөнәсәбәтне һәм мәхәббәтне,  тугрылыкны саклау, хуҗалыкны ничек алып барырга, өеңне ямьле, һәркемгә ачык һәм кунакчыл итәргә кирәклеген белеп була бу күргәзмәдән.