Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

“Бүген бәйрәм урамнарда, Шатланып кояш көлә”.

      Күкчә – Бирәзә башлангыч мәктәбендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан “Бүген бәйрәм урамнарда, Шатланып кояш көлә” дигән әдәби – музыкаль иртә үткәрдек. Бу иртәгә авылыбыздагы тыл ветераннары чакырылды. Башлангыч сыйныф укучылары тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, туган илебезнең азатлыгын яклап чыккан олы буын тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп шигырь сөйләделәр, җыр җырладылар. “Җиңү көне җиңел бирелмәде” дигән китап күргәзмәсе эшләнде һәм обзор ясалды. Сугышта һәлак булганнарны искә алып, һәйкәлгә венок салдык һәм бер минут тынлык белән искә алдык.