Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

“Якташларың, Тукай сине укый!”

 25 нче апрель көнне Күкчә – Бирәзә башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән Г. Тукайның 133 еллыгына багышлап  “Якташларың, Тукай сине укый!” дигән шигырь бәйрәме узды. Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре буенча кыскача биографиясе сөйләнелде. Г. Тукай әкиятләре буенча викторина сораулары бирелде.  Бу шигырь бәйрәме “Туган тел” җыры белән тәмамланды.“Күңелләрдә бөек Тукай!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә эшләнде һәм күзәтү ясалды.