Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

“Бу китапны кулыңа алсаң, күп серләр ачарсың”

   Күкчә - Бирәзә башлангыч мәктәбендә 2 нче апрель балалар китабы көне уңаеннан  башлангыч сыйныф укучыларына Г. Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” дигән әкиятләре укып үтелде. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди.  Укучылар  Г.Тукайның  “Су анасы”  әкияте алдашмаска,  кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә, “Шүрәле”  әкиятендә табигатькә сак караш тәрбияли, кыю булырга, бернәрсәдән дә курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә, ә “Кәҗә белән Сарык”әкияте авырлыклар килсә куркып калмаска, тапкыр,  үткен булырга өйрәтә дигән фикерләрен җиткерделәр. Укучылар бик канәгать калдылар.