“Татар тарихына сәяхәт”
Язучы, тарихчы, прозаик Вахит Имамовка 65 яшь тулу уңаеннан Күкчә – Бирәзә китапханәсендә “Татар тарихына сәяхәт” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм күзәтү ясалды. Бу күргәзмәдә аның “Сәет Батыр”, “Могикан”, “Утлы дала” дигән иң яхшы тарихи романнары урын алды.