Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Тел халыкның горурлыгы"

Күкчә – Бирәзә китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Тел халыкның горурлыгы” дигән информация сәгате үткәрелде.

 Туган тел! Һәркем өчен газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган телебез аша тоябыз. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла. Шуның өчен үз ана телеңне яратырга, сакларга, башка телләрне ихтирам итәргә кирәк. Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальләр дә бар. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп берерсез. Табышмакларга җаваплар таптык.  “Туган җирем кебек назлы, җырдай моңлы татар теле” дигән китап күргәзмәсенә обзор ясау.