Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Җырым белән җиңдем дошманны"

      Күкчә –Бирәзә китапханәсендә татар халкының бөек улы, герой шагырь М. Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан “Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнгән әңгәмә башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелде.  М. Җәлилнең тормыш юлы турында сөйләнелде һәм тормышына кагылышлы сораулар бирелде. Җәлилчеләр белән танышып чыктык. Муса Җәлил белән бергә аның ун көрәштәше дә үлем җәзасына хөкем ителә. Аларның исемнәрен хәтеребездә тотыйк!.  “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь”  дигән китап күргәзмәсе эшләнде һәм обзор ясалды.