Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Табигать тавышын ишетәм"

    Күкчә – Бирәзә китапханәсендә  “Табигать тавышын ишетәм”  дигән экологик әңгәмә  1-2 сыйныф укучылары белән үткәрелде. Укучыларга табигатьне дөрес һәм файдалы итеп саклау турында М. Нурмиеваның “Кисәтү”  шигыре укып үтелде.  Нәрсә соң ул урман?. Аның нинди файдасы бар  дигән сораулар бирелде укучыларга. Урман кешенең юмарт дусты. Ул йорт салырга агач бирә, бик күп дару үләннәре үсә.  Урман үсемлекләре белән танышу. Урманга килү белән безне яшел ябалдашлары белән күкне терәтеп  утырган агачлар - табигатьнең  гүзәл бер могҗизасы каршы ала. Агачлар безнең дустыбыз, саклаучыбыз, дәвалаучыбыз. Алар һавадагы микробларны бетерә, тавышларны йота, кислород бүлеп чыгара.