Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Яңа ел могҗизасы"

Күкчә – Бирәзә башлангыч мәктәбендә  “Яңа ел могҗизасы” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрелде. Яңа ел ул әкияти, серле бәйрәм. Балаларда,олыларда яңа елда ниндидер могҗиза көтә. Балалар чыршы бәйрәмендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр Кыш бабайдан бүләкләр алдылар. Яхшы укыганнары һәм китапны яратканнары, тәртипле булганнары өчен Кыш бабай укучыларга грамоталар тапшырды.