Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк"

Күкчә – Бирәзә китапханәсендә 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне уңаеннан “Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм күзәтү ясалды. Бу күргәзмәдән тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән кешеләр, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында белеп була.