Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Сак бул,юка боз"

Күкчә – Бирәзә китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Сак бул, юка боз” дигән әңгәмә үткәрелде. Көз ае җитеп, сулар ката башлагач, кеше гомеренә куркыныч яный. Сулыкларда боз кату белән, халык тимераякта шуарга, балык тотарга ашыга. Кызганычка каршы, көзге боз, тиешле дәрәҗәдә катып бетмәгәнлектән, төрле авырлыкны тота алмыйча ярыла.Тимераякта шуу, балык тоту ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч булса да, үз тормышыбызны куркыныч астына куймыйк, су буена үзегез  генә бармагыз дип балаларга кисәтү ясалды. “Көзге боз өстендә сак булыйк!!!” дип аталган балаларны сулыкларда, бозда игътибарсыз калдырмау, аларның тормышы һәм сәламәтлекләре өчен җаваплылык турында белешмәлелек  өстәле эшләп куелды һәм күзәтү ясалды.