Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Сез табигатьне беләсезме?"

       Күкчә – Бирәзә китапханәсендә 5 сыйныф укучылары белән “Сез табигатьне беләсезме?” дигән информация сәгате үткәрелде. Туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары, күңелләргә   рәхәтлек биреп,туган илгә, табигатькә мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та , нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын  берни дә алыштыра алмый. Укучыларны туган як урманнарында үсүче үләнчел үсемлекләр, куаклар һәм агачлар белән таныштыру, урманның кешегә бирә торган файдасын аңлатылды. Табышмакларга җаваплар таптык,  мәкальләр  әйтештек, викторина сорауларына җавап бирделәр. Э. Авзалованың “Бу гүзәллек яшәрме?” дигән шигыре укып үтелде. Укучыларга алга таба да табигатьне яратырсыз, чүп - чардан сакларсыз дип әйтелде.