Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Исәнме көз, алтын көз!"

     Күкчә – Бирәзә мәктәбендә “Исәнме көз, алтын көз!” дигән информация сәгате үткәрелде.Бөтен дөнья төрле төсләргә күмелә.Һәр ел фасылының үзенә күрә бер матурлыгы бар.  Укучылар белән көзнең нинди булганлыгын сөйләштек. Уңышлар җыеп алынган чак мул вакыт икәнлеген белдек. Көзгә карата мәкаль,шигырьләр укыдык. Кызыклы сынамышлар укып үттек. Көз көне җыеп алынган яшелчә, җиләк – җимешкә карата табышмакларга җаваплар таптык. Мин табышмак әйттем укучылар җавап итеп яшелчә төшкән карточканы күтәрделәр яки кәрҗиндәге яшелчәне күрсәттеләр. “Көзге муллык” дигән китап күргәзмәсе эшләнде һәм күзәтү ясалды.