Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Гаилә хакын зурлый белгән парлар, үрнәк булып торсын парларга"

Күкчә - Бирәзә китапханәсендә 15 май Гаилә көне уңаеннан "Гаилә хакын зурлый белгән парлар, үрнәк булып торсын парларга" дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Хисләреңне исраф итмичә, озак еллар буена бер – береңә ягымлы мөнәсәбәтне һәм мәхәббәтне,  тугрылыкны саклау, хуҗалыкны ничек алып барырга, өеңне ямьле, һәркемгә ачык һәм кунакчыл итәргә кирәклеген белеп була бу күргәзмәдән.