"Лев Толстой - детям"
2018 ел Татарстанда бөек рус язучысы А. Н. Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 22 май көнне Күкчә – Бирәзә китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән «Лев Толстой - детям» дигән әдәби уку сәгате үткәрелде. Толстойның хикәя, әкиятләрендә дуслыкның кадерен белергә, тирә – юньдәге кешеләргә игътибарлы ярдәмчел булырга өнди. “Филипок”, “Косточка” әкиятләрен укучылар рольләргә бүлеп укыдылар. “Зеркало русской души” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Балаларга язучының тормыш юлы , иҗаты турында сөйләнелде.