Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

“Җиңү язын якынайтты, Сезнең батырлык”.

    Күкчә – Бирәзә башлангыч мәктәбендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Җиңү язын якынайтты, Сезнең батырлык” дигән әдәби – музыкаль иртә үткәрдек. Бу иртәгә авылыбыздагы тыл ветераннары чакырылды. Башлангыч сыйныф укучылары тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, туган илебезнең азатлыгын яклап чыккан олы буын тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп шигырь сөйләделәр, җыр җырладылар. Бу бәйрәм чәй өстәле артында үтте. “Җиңү көне җиңел бирелмәде” дигән китап күргәзмәсе эшләнде һәм обзор ясалды. Сугышта һәлак булганнарны искә алып, һәйкәлгә венок салдык һәм бер минут тынлык белән искә алдык.