Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Туган көнең белән сине, бөек Тукай!"

        27 нче апрель көнне Күкчә - Бирәзә китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән Г. Тукайның 132 еллыгына багышлап  “Туган көнең белән сине, бөек Тукай!” дигән шигырь бәйрәме узды. Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре буенча кыскача биографиясе сөйләнелде. Г. Тукай әкиятләре буенча викторина сораулары бирелде.  Бу шигырь бәйрәме “Туган тел” җыры белән тәмамланды.“Мәңгелек һәм бөек Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.