Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Оста диләр, эшен күргәч..."

Күкчә – Бирәзә китапханәсендә халык язучысы Рабит  Батуллага – 80 яшь тулу уңаеннан “Оста диләр, эшен күргәч....” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм обзор ясалды. Р. Батулла төрле жанрларда иҗат итә. Аның балалар өчен язган туган җирне ярату, табигатьне саклау, кош – кортларга, хайваннарга миһербанлы булу һәм шундый сыйфатларны нәниләр күңеленә  хикәяләре, маҗаралы әкиятләре сеңдерә.Сәхнә әсәрләре юмор – сатира һәм шаярулы, хикәя – романнары тарихи мизгелләрне җанландырып, милләтебезнең язмышын мөмкин кадәр тулырак яктыртуга багышлана.