Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм..."

       Күкчә Бирәзә китапханәсендә башлангыч сыйныфукучылары өчен “ Әле дә шул тел белән укыйм,язам һәм сөйләшәм..."  дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.

     Хәерле көн кадерле укучылар! Исәнмесез.  Бүген – Туган тел көне. Безнең телебез-матур, бөек тел. Аның ничәмә- ничә гасырлык тарихы бар.  Туган тел! Һәркем өчен газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган телебез аша тоябыз. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла. Шуның өчен үз ана телеңне яратырга, сакларга, башка телләрне ихтирам итәргә кирәк.

      Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальләр дә бар. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп берерсез.

   Табышмакларга җаваплар таптык. Китап күргәзмәсенә обзор ясау.