Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Җырга әйләнгән гомер".

      Күкчә –Бирәзә китапханәсендә татар халкының бөек улы, герой шагырь М. Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Җырга әйләнгә гомер” исемле шигырь конкурсы башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелде.

  Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлек, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Чөнки, М. Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М. Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә.Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Шагыйрь иҗаты турында белемнәребезне тикшереп карыйк әле. Мин сезгә шигырьләрдән өзекләр укырмын, сез шигырьнең исемен әйтерсез.