Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел".

    Күкчә - Бирәзә мәктәбендә укучыларда туган телгә- ана телебезгә мәхәббәт   тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү,туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен “Хикмәтле дә бизәкле дә, туган тел” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.  

   Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальләр дә бар. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерерсез. Укучылар белән бергәләшеп башваткычлар чиштек.  Табышмакларга җаваплар таптык. “Туган җирем кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле” дигән китап күргәзмәсе.  Күргәзмәгә обзор ясау.