Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Җәлил яши, Җәлил мәңгелек".

      Күкчә –Бирәзә мәктәбендә татар халкының бөек улы, герой шагырь М. Җәлилнең тууына 112 ел тулу уңаеннан “Җәлил яши, Җәлил мәңгелек” исемле шигырь конкурсы башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелде. М. Җәлил зур ихтирам уята торган шәхес. Ул батыр, кыю, каһарман, талантлы, фидакарь, тугры, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. М. Җәлилнең тормыш юлы турында сөйләнелде һәм тормышына кагылышлы сораулар бирелде. Укучылар үзләренең өйрәнгә шигырьләрен сөйләделәр. “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь”  дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.