Туган җирем кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле.
Китапханәдә укучыларда туган телгә, Туган илгә, үз халкына мәхәббәт тәрбияләү, үзенә һәм бер-беренә таләпчәнлек, яхшылык тәрбияләү максатыннан Туган тел көненә карата “Туган телем – иркә гөлем” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды,обзор ясалды һәм китаплары тәкъдим ителде.