Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Тормыш һәм иҗат батырлыгы"

Күкчә – Бирәзә китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Фәнис Яруллинга – 80 ел тулу уңаеннан “Тормыш һәм иҗат батырлыгы” – дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Ф Яруллинның балалар өчен язылган шигырьләре, хикәя – повестьлары, әкиятләре укучының балачагына кайтара, уйландыра, күктәге салават күперләре буйлап йөгертә.Әкиятләре серле –тылсымлы дөньяга алып керә, шаян шигырьләре рәхәтләнеп көлдерә.Тирән эчтәлекле хикәяләре дөньяның гыйбрәтле хәлләрен йөрәк аша уздырырга ярдәм итә. Пьесаларында кансызлык, бәгырьсезлек, куркаклык катгый рәвештә тәнкыйтьләнә. Повесть – хикәяләрендә кешеләрнең уй хисләре, катлаулы һәм гыйбрәтле язмышлары, сөю- сөелүләре, әхлакый сыйфатларын чагылдыра.Ф. Яруллинның китапларын укучылар бик яратып укыйлар.