Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Шигриять иленә сәяхәт."

Күкчә – Бирәзә башлангыч мәктәбендә укучылар белән Х. Халиковның 85 ел тулу уңаеннан “Шигьрият иленә сәяхәт” дип исемләнгән шигьри мизгел үткәрелде. Аның шигырьләре әкияти, лирик – шаян, балаларның фантазияләрен баета, төрле шигьри башваткычлар, табышмаклар, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә торган телшомарткычлар үзенә аерым бер урын алып тора.

  Шигырьләре, алдавыч әкиятләре дә укып үтелде. Укучылар ширгырьләрен әкиятләрен бик кызыксынып тыңладылар.Китапханәгә килеп китапларын укырга яздырып алдылар.Табышмакларга җаваплар да таптык.

 Китап күргәзмәсенә обзор ясалды.