Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

“Җылытасы килә дөньяны!..”

Күкчә – Бирәзә китапханәсендә шагыйрь Ленар Шәехкә – 35 яшь тулу уңаеннан “Җылытасы килә дөньяны!..” – дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәгә Л. Шәехнең балалар өчен язылган “Алдамыйм!” дигән шигырьләр китабы,олылар өчен язылган “Дүртенче кат... Бишенче кат...”, “Җылытасы килә дөньяны” шигырь, поэма китаплары урын алды. Ленар Шәех балалар өчен язылган шигырьләре, әкиятләре кызыклы нәниләрне матурлыкны күрергә өйрәтә. Олылар өчен язылган шигырь, поэмалары тирән фәлсәфи фикерләре белән сискәндерә, уйландыра, нечкә юморы белән елмаерга мәҗбүр итә, туйганчы көлдерә.