“Яшәгез сез, мәңге яшь булып, туган йортыгызда ямь булып.”
Әйе, гомер дигәннең, аккан су кебек үтә дә үтә. Һәр көн кешене картлык баскычының тагын бер басмасына күтәрә. Өлкәннәргә кадер – хөрмәт күрсәтү максатыннан Күкчә – Бирәзә авылы клубында өлкәннәр көне уңаеннан өлкәннәрне чәй өстәле янына җыйдык. Өлкәннәрне хөрмәтләп укучылар җырладылар, шигырь сөйләделәр. Викторина уены уйнатылды. Өлкәннәр үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр.