Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Мәдәни дәрес."

       15 нче сентябрь көнне Күкчә – Бирәзә башлангыч мәктәбендә “ Бердәм мәдәни дәрес” проекты кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлек тапшырылды. Безнең мәктәптә башлангыч сыйныфта ике укучы укый. Беренче һәм дүртенче сыйныфларда берәр укучы  укучы укый. Анда укучыларга көндәлекнең эчтәлеге һәм ничек тутырырга кирәклеге аңлатылды. Көндәлектә бөек язучыларның музейлары һәм алар  турында бик күп мәълүмәт белә алалар. Шул язучылар  турында күбрәк белү өчен китапханәгә килеп китаплар алып укырга чакырдым.