Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Челтерәгез чишмәләр."

    Укучылар белән авылыбызның ике чишмәсенә сәяхәткә чыктык. Аның берсе “Рамазан” чишмәсе ә икенчесе “Түбән оч ” чишмәсе дип атала. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Чишмәләр – кечкенә булсалар да табигатькә җан кертүчеләр,елга, күлләргә тормыш өрүче. Чишмәләр турында табышмакларга җаваплар таптык. Һәрбер чишмәнең татлы суын авыз итеп карадык. Чишмә янын чүп үләннәреннән чистарттык.