тату гаилә - матур гаилә
Гаилә елы кысаларында Күкчә – Бирәзә авыл китапханәсендә “ Тату гаилә – матур гаилә “ дигән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, гаилә бәхете төзү принциплары, ата-аналарның һәм балаларның үзара мөнәсәбәте турында сөйлиләр, гаиләне һәм гаилә традицияләрен саклау, балаларны тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше, актив гаилә ялы буенча тәкъдимнәр бирәләр.