Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Без коррупциягә каршы!"

      Максаты: укучыларда ришвәтчелеккә каршы көрәшү, әлеге афәткә каршы бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп булачаклыгын төшендерү.

      Җиһазлау: “Коррупция - юк”- дигән китап күргәзмәсе.

   Кит-че: Исәнмесез, хөрмәтле укучылар! Бүген без “Коррупциягә каршы!” дигән информация сәгатенә  җыелдык. Коррупция. Хәзерге заманда бик еш ишетелгән бу сүз нәрсәне аңлата соң? Ул “Сатып алу” дигән латин сүзеннән килеп чыккан. “Кешенең ниндилеген беләсең килсә, аңа хакимият биреп кара ”, дигән әйтем дә бар. Югары урынга менеп утыргач, кеше ни өчендер үз мәнфәгатьләре турында ныграк кайгырта башлый, моның өчен аңа юл ачылган кебек күренә. Өскә үрмәләү өчен акча төртү, күчтәнәч бирү шикелле күренешләр ришвәтчелекнең башында тора. Ә ришвәтчелек үз чиратында коррупциягә юл ача. Шулай булгач, барыбыз да “без коррупциягә каршы!” дип әйтик. Һәрнәрсәдән төрле юллар белән файда гына эзләмик, “бирүчеләр” дә, “алучылар” да булмыйк, чын кешеләр булыйк. Борынгы заманда барлыкка килгән коррупциягә хәзерге заманда урын булмасын иде.