Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

Җирдә әниләр кояштай, озын гомерле булсын!

        Максаты:Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

       Җиһазлау: “Ана – шәфкать диңгезе” дигән китап күргәзмәсе, әниләрнең кул эшләре.

       Күкчә Бирәзә авыл клубында әниләр көне уңаеннан “Җирдә әниләр кояштай, озын гомерле булсын”- дигән тематик кичә булды. Бу кичәне клуб мөдире Исламова Раузания башлап җибәрде.

     Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез. Сезне Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез!

     Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тибрәтеп, бишек җырларын көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә “әннә”дип ачылган.

      Әйдәгез, бер генә минутка сабый чагыбызга кайтыйк әле, әниләребезнең бишек җырын тагын бер кабат тыңлыйк әле.

     Концерт программасы.

      Соңыннан “Ана – шәфкать диңгезе” – дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.