Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Солдатларның батырлыгын исеңдә тот!"

Яшәеш безне ул көннән — 1941 елның 22 июненнән 82 ел ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый. Йөрәккә кан белән язылган моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр дә бу хәвефле елларны үз җилкәсендә татыганнарның күңел түрләрендә. Без дә онытмасак иде.Күкчә – Бирәзә авылы китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә,һәйкәл янында “Солдатларның батырлыгын исеңдә тот!” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде.