Кояшлы җәй - балачак бәйрәме
1 июнь –Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Күкчә -Бирәзә авылында клуб белән берлектә “Кояшлы җәй – балачак бәйрәме!” исемле күңелле уеннар үткәрелде. Балалар капчык киеп йөгерде,кашыкка йомырка куеп чаптылар,баудан уенчыклар кистеләр.Ахырдан тәм-томнар белән сыйландылар.