Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

Каһәр суккан сугыш...

30 май көнне Чиканас авылы мәдәният йортында Украинада махсус операциядә хезмәт итүче Зыятов Илһам Зөфәр улы белән очрашу булды.Очрашу авыл мулласы Ибраһимов Накип  Сабур улының аяте белән башланып китте.Кыю егетебезгә һәм аның якыннарына авыл җирлеге урынбасары Җиһангиров Альберт Әгъзәм улы,Вафина Халидә Фоат кызы,Әһлиуллин Вагыйзь  Нурулла улы,Югары Бирәзә авыл китапханәчесе Корбангалиева Филсинә үзләренең изге теләкләрен җырлар ,шигырьләр аша җиткерделәр.Илһамның һәм башка егетләрнең туган нигез,туган туфракларына исән – сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.