Милли мәдәният - саекмас чишмә
Яңа Кырлай авылы модель китапханәсендә “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “ муниципаль бюджет учреждениесе оештырган “Милли мәдәният саекмас чишмә” иҗади бәйгесе үткәрелде.Ул якташыбыз ,халык язучысы ,”Намус”, “Туган ягым – яшел бишек” , “Җидегән чишмә” әсәрләрен язучы Гомәр ага Бәширов иҗатына багышланды.Бәйге барышында язучының иҗаты буенча фольклор күренеш,җырлар,китап күргәзмәсе ,видеоязмалар,”Намус” романыннан өзек сәхнәләштерелеп ,китап укучыларга тәкъдим ителде.