Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

“Табигатьтәге начар күренешләр белән көрәш!”.

Табигатьтәге начар күренешләр белән көрәш! дип исемләнгән девиз астында Күкчә –Бирәзә авыл китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә киң катлам китап укучылар белән табигатьтә экологик дәрес үткәрде.Өлкәннәр балаларга табигатькә сакчыл караш буенча үз фикерләрен әйттеләр.Әмирхан Еникинең “Кем җырлады?”,”Туган туфрак” әсәрләреннән өзекләр укылды,Әхсән Баянның “Сәяхәтнамә” поэмасы,Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сы укучылар күңелендә уйланырлык тәэсир калдырды.Балалар Абдулла Алишның “Нечкәбил” әкияте белән таныштылар.Китапханәче Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр ,хайваннар турында мәгълумәт бирде.Китап укучылар белән ,табигатьне үзебез сакларга,явыз куллардан якларга ,агачлар утыртырга,тирә-юнебезне пычратмаска кирәк ,дигән нәтиҗә ясалды.