Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

Әбиемнең күңел сандыгы

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру,халкыбызның рухи байлыгына ихтирам,өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Күкчә-Бирәзә авыл клубында “Әбиемнең күңел сандыгы” исемле әдәби сәгать булды.Мөршидә апа сандыктагы милли хәзинәләр белән таныштырды.Ул чигүле кулъяулыклар,челтәрләр,кызыл башлы сөлге,түбәтәй,яулык дисеңме...Күпме хезмәт,күпме җылылык хисе,сабырлык таләп ителгән аларда!Яшь буынның да күңел сандыгы саекмасын,тулыланып торса иде!